Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин русча җырлый башлый.
Җырчы сөйләвенчә, аның яңа иҗаты 18-25 яшьлек яшь аудиториягә, беренче чиратта кызларга йөз тота.
“Шул ук вакытта мине таныткан моңлылык һәм эмоциональлекне саклаячакмын”, – дигән ул “БИЗНЕС Onlin” хәбәрчесенә.
“Минем аудиториям арасында рус телле тыңлаучылар күп, һәм минем алар белән бер телдә сөйләшәсем килде, – ди артист. – Бу – минем өчен яңа юнәлеш. Тәҗрибәләр ясаячакмын, яңгыраш эзләячәкмен һәм вакыт узу белән үз стилемне булдыру өчен үземне төрле форматларда сынап караячакмын. Әмма мин татар музыкасыннан китмим – ул минем иҗатымның мөһим өлеше булып калачак”.
Җырчы киләчәктә федераль сәхнәгә чыгарга һәм заманча поп‑музыка белән тәҗрибәләр ясарга ниятли. Ул рус телле проектын RISHAT THV псевдонмы астында алып барачак.
Уңышлар телик!