

Рим Хәсәнов тормышыннан кыскача кайбер фактлар:
* Рим Мәхмүт улы 1947 елның 9 мартында Благовар районының Языково авылында музыкантлар гаиләсендә туып-үскән.
*Алты яшьтән үк әтисенең скрипкасында уйнарга өйрәнә, соңрак гитара, баян, балалайканы үзләштерә. Балачактан үзе көй чыгарып, аларга сүзләр кушып җырлап йөргән.
*Ул 400 дән артык җыр, баллада һәм романслар авторы. Алар татар, башкорт, инглиз, немец һәм башка телләрдә яңгырый. Аның җырларын башкарып, дистәләгән җырчы танылу яулады.
*1964 елның августында йолдыз булып уяна. Бер көнне телевизордан «Әкълимә» җырын башкара, ә берничә көннән инде ул җыр бөтен Башкортстан, Татарстанда популяр булып китә.
*«Кышкы романс», «Юкка түгелдер» җырларын Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә иҗат итә.
*Берара чит илдә, Австралиядә яшәп ала. Анда Рон Роджерс дигән шагыйрь белән аралашып, 30 дан артык җыр иҗат итә. Ул җырлар Австралиядә популяр.
*Сидней технология университетында әдәби инглиз телен өйрәнеп, диплом алып чыга.
*Илһам Шакиров белән дус була. Илһам ага Уфага килеп төшү белән: «Кайда Благовар малае Рим Хәсәнов? Нигә ул мине каршы алмады?» – дип әйтә торган була.
*«Сагыну» җырын иң беренче булып Әлфия Афзалова башкара.
*«Уфе юкәләре» җырын Уфаны яратудан туган.
* 2000 нче елларда гаиләсе белән берничә ел Мәскәүдә яшәп ала.
* Мәскәүдәге кыйммәтчелек, акча җитмәүдән, метро станцияләрендә гармунда уйнап, җырлап та акча эшләргә туры килә аңа.
* Җырчы Алсу өчен 7 җыр яза. Аның тавышын, матур тембрлы, киң диапазонлы дип, югары бәяли.
* Ул Русия Язучылар берлеге әгъзасы да. Шигырьләрен Нил Ремизов исеме белән иҗат итә.