Курайчы Юлай Касыймов Казахстанда халыкны шаккатырган

Ул сәхнәдә халык алдында камыштан курай ясаган һәм уйнап та күрсәткән.

Курайчы Юлай Касыймов Казахстанда халыкны шаккатырганКурайчы Юлай Касыймов Казахстанда халыкны шаккатырган
Курайчы Юлай Касыймов Казахстанда халыкны шаккатырган

«Мирас» Уфа җыр һәм бию ансамбле солисты Юлай Касыймов Казахстанда этник музыка халыкара фестиваль-конкурсының Гран-при иясе булган.

Музыкант фестивальнең төп кубогы белән бергә 500 000 тәңкәлек (Казахстан акчасы) сертификатка лаек булды.

 Конкурста милли инструменталь һәм вокаль мирасның байлыгын күрсәтүче әйдәп баручы этно-коллективлар һәм башкаручылар катнашкан. Курайчы-виртуоз Юлай Касыймовның чыгышын тамашачы аеруча җылы кабул иткән, югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы белән жюриларны таң калдырган.

Сәхнәдә халык алдында Юлай Касыймов камыштан курай ясаган. Музыкант, борынгы бабаларыбызның һөнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, яңа эшләгән курайда үзенең виртуоз осталыгын исбатлап, көй дә башкарган.

" Курай – җанлы, дөньяның теләсә кайсы ноктасында аңлаешлы үзенчәлекле сәнгать телендә сөйләшергә сәләтле корал. Ә сәхнәдә уен коралын эшләп күрсәтү тамашачыларга музыканың иң беренчел мизгелдә ничек тууын күрсәтте", – дигән Юлай Касыймов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас