Эльмир Газизуллин: “Хатыныма ияреп йөрим”

Җырчы турында соңгы яңалыклар.

Эльмир Газизуллин: “Хатыныма ияреп йөрим”Эльмир Газизуллин: “Хатыныма ияреп йөрим”
Эльмир Газизуллин: “Хатыныма ияреп йөрим”

Театр һәм эстрада сәхнәсендә бердәй уңыш яулаган артистлар күп түгел. Ә менә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында андыйлар бар һәм шуларның берсе – Башкорт­станның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин.   

"Туган көн", “Юллар”, “Агыйдел кызы” һәм башка популяр җырлар белән танылган җырчы ул.

Эльмир белән интервьюдан өзек:
Эстрада юнәлешендә хатының Гөлназ белән бергә эшлисезме?
— Мәҗлесләр алып баруны хатыным Гөлназ белән оештырабыз. Дуэтлар да башкарабыз. Элек оештыру эшләрен гел үзем башлап йөрсәм, хәзер, киресенчә, барысын да хатыным Гөлназ хәл итә. Алмаштык, иң мөһиме — бер гаиләгә эшлибез. Әйткәнемчә, башка вакытта гел театрда мин.
Театрда рольләр гел булып торамы, Эльмир?
— Зарланырлык түгел, шөкер. Баш рольләрем дә бар. Бу сезонда, мәсәлән, 15ләп спектакльдә уйныйм. Шуңа күрә мәҗлесләр оештыру эшләренә җитешә алмыйм.

 

Лилия Йосыпова.

Читайте нас