Җырчы Резидә Кадыйрова вафат булган

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Җырчы Резидә Кадыйрова вафат булганҖырчы Резидә Кадыйрова вафат булган
Җырчы Резидә Кадыйрова вафат булган

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат.

Бу турыда "Матбугат.ру" хәбәр итә.

Басма язуынча, ул биш елдан артык каты авыру белән кәрәшкән. Быел гыйнварда тормыш иптәше Данис бакыйлыкка күчкән.

Җырчыга 22 апрель көнне 65 яшь тулган иде.

Аның "Шәмдәлләр", "Әнием миләше", "Мәхәббәт җимешләре" дигән җырлары аеруча популяр булды. 

Резидә Кадыйрова Мамадыш районы Уразбахты авылында туган.

Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәптә мөдир урынбасары булып эшләде.

Тар гүрләре киң, авыр туфраклары җиңел булсын. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас