

Аларның гаилә коруларына 23 ел булган.
"Бергә 23 ел... Кулны кулга тотынып , шушындый матур май аенда нәкъ 23 ел элек гаилә тормышы дигән зур юлны бергә атлый башладык... Төрлесе булды... Кычкырышып талашкан, ишекне җимерердәй итеп шапылдатып чыгып китүләр, төне буе йоклый алмыйча эч катканчы көлүләр, үпкәләшеп елаулар... Ләкин бер тапкыр да кешегә зарланмадык... Әти-Әни янына кайтып китмәдек... Аерылырга була ул... Сәбәпләрен дә табып була... Ләкин менә бер ир белән ( бер хатын белән) гомер буе бергә яшәп кара син... Бу зур хезмәт!".