Габделфәт Сафинга әтисе озак яшәү серен әйтеп калдырган

Билгеле булуынча, Габдрахман Сафин 104 яшендә гүр иясе булды.

Габделфәт Сафинга әтисе озак яшәү серен әйтеп калдырганГабделфәт Сафинга әтисе озак яшәү серен әйтеп калдырган
Габделфәт Сафинга әтисе озак яшәү серен әйтеп калдырган

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин турында якты истәлекләр белән уртаклашкан, дип яза Интертат.

 Габделфәт Сафин түптән түгел 104 яшьлек әтисе Габдрахманны соңгы юлга озатты. Ул тормышында бик күп авырлыклар күргән кеше. Аның шундый озын гомерле булуының сере нидә булган?

"Нәселебездә озын гомерле кешеләр бар. Әтинең әнисе – 96, бабасы шулай ук 102 яшькә кадәр яшәгән. Генетика бар, әмма ләкин кешенең сәламәтлеге фикерләү рәвешеннән дә тора бит әле ул. Ничек, нәрсә уйлап яшәвеңнән. Әтинең уйлары башны дөрес тота иде.. Әти 20 яшеннән сугышта булган. Кискен стресслы юлларны яшьлегендә үткән. «Син бу вакыйгаларны ничек күтәрә алдың?» - дигәч: «Язмыш кая илтсә дә, килешә белдем», - дип җавап бирә иде. Килешеп, Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым дигән сүз бит инде бу. Килешмәгән кешеләрдә физик тайпылышлар башлана, чиргә сабыша.

Буйсыну дип атала инде ул. Буйсыну ысулын кулланган ул. «Бөтен тормышымны язмышым белән килешеп үттем», – ди иде. Кем язмышына буйсынмый, шул төрмәдә дә юләрләнеп бетә. Әти исә рухи яктан бик нык кеше иде.

Әти безгә: «Үз-үзегезне саклагыз» дип әйтә иде. Шушы кыска гына җөмләгә үз-үзеңне ярату да, үз-үзеңне тәрбияләү дә керә. Кеше башта үзен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Үз намусыгыз белән, үз кыйблагыз белән яшәгез дигән сүз дә әле ул. Ул аны кыска гына итеп әйтеп куя, ике тапкыр кабатламый. Әйткәндә өндәү билгесе белән әйтә һәм шул сеңә. Әти киңәшләре белән яшәргә тырышабыз",  дигән җырчы.

Читайте нас