

Уфа параспортчысы һәм блогеры Рөстәм Нәбиевның бүген туган көне, аңа 34 яшь тулган һәм ул нәкъ бүген Эверест тавының база лагерена барып җиткән. Экспедициянең иң авыр һәм җаваплы этабы нәкъ менә шушы ноктадан башлана. «Бүген миңа 34 яшь тулды. Һәм бу көнне мин биредә – Эверестның база лагеренда, 5364 метр биеклектә каршы алам. Иң символик нәрсә шул: нәкъ менә бүген мин Эверест түбәсенә юл тотам», – дип яза ул. Бу адымны нәкъ менә туган көнендә ясау мөһим булуын әйтә. «Барлык иске нәрсәне – шикләнүләрне, куркуларны, авыр уйларны һәм мине кайчандыр артка тарткан бар нәрсәне 33 яшемдә калдырып китәм. Мөгаен, шуңадыр хәзер эчтә ниндидер сәер тынычлык хисе бар. Гүя тормышымның бер бүлеге чынлап та тәмамланды һәм яңасы башлана. Дөресен әйткәндә, язмыш мине берәр кайчан нәкъ менә шунда алып килер дип күз алдына китерми идем. Нәкъ менә шундый урыннарда тормыш кадерен аеруча аңлый башлыйсың. Гади әйберләрне бәяләргә өйрәнәсең. Яныңдагы кешеләрне. Алга бару мөмкинлеген. Хыяллану һәм кайчандыр тормышка ашмастай кебек булмаган эшләрне башкару мөмкинлеген аңлыйсың. Бу яшемне мин бәйрәм өстәле артында түгел, ә бозлар, ташлар һәм зур таулар арасында каршы алам. Сәер кебектер, әмма мин нәкъ менә биредә күңелемдә тынычлык сизәм һәм чиксез рәхәт миңа биредә. Янымда булган һәркайсыгызга рәхмәтлемен. Миңа ышанучыларга, ярдәм итүчеләргә һәм, хәтта ераклыкта булсагыз да, бу юлны минем белән бергә үтүчеләргә рәхмәт. Мин бу яшемне бер уй белән каршы алам: иң биек тау түбәләрен кеше башта үз эчендә «буйсындыра». Күпчелек туристлар өчен база лагере – юлның ахыргы ноктасы булса, Рөстәм өчен ул – старт кына. Рөстәмгә уңышлар һәм исән-имин әйләнеп кайтуын теләп торыйк!