+25 °С
Облачно


Башкортстаннан AY YOLA төркеме солисткасы Адель Шәйхетдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.
Һәрхәлдә җырчы социаль челтәрләрдә сөйгәне белән автомобильдә барган видео урнаштырган. Арткы утыргычта эте дә күренә. Ролик ахырында Адель бармагындагы йөзекне күрсәтә.
Ул әлегә видеога карата бернинди фикер дә әйтмәгән. Әмма тамашачылар һәм шоу-бизнес вәкилләре парны котлый һәм зур туй турында фаразлар төзи башлаган да инде.
Адельның сөйгәненең исеме дә сер булып кала, шулай да аның шоу-бизнес кешесе булмавы билгеле.