

— Марат Яруллин үз концертларында сезнең якка төрле сүзләр әйтә, ничек карыйсыз моңа?
— Ачылырга вакыт. Без Марат белән 4 ел очраштык. Бәлки, шуңадыр.
— Марат белән сторислар кайчан була?
— Хәзер инде беркайчан да булмый.
— Нишләп аерылыштыгыз?
— Характерлар туры килмәде.
— Сез бик матур пар идегез. Фанатлар аккаунтында сезне яраталар иде.
— Мин дөресен әйтергә булдым, чөнки алдашырга яратмыйм. Нигә мөнәсәтләрне яшердек? Үзебезнең «поклонникларны» һәм «поклонницаларны» югалтудан курыктык.
— Марат белән Русланны чагыштырып булмый, Руслан әйбәтрәк, чын ир-ат һәм әти.
— Икесе дә «ничаво». Русланнан соң үземә: «Артистлар белән башка очрашмыйм», – дигән идем. «Башка беркайчан да» булды бу. Хәзер икенче тапкыр әйтәм – беркайчан да.
— Энегез турында авыр хәбәрләр килгәч, Марат терәк булдымы?
— Әйе, ул вакытта янымда булганы өчен мин аңа рәхмәтле.
— Сорап килсә, Маратка икенче шанс бирәсезме?
— Егетләрдә барысы да гади. Мин беләм, аның янында «та самая». Бәхетле булсыннар.
— Руслан белән утырып сөйләшеп, дуслар булып аралашып яшәр идегезме?
— Әйе, тик ул мине күрә алмый бугай, ә миңа барыбер, — дип җавап биргән җырчы.
Ильмира үзенең хәзер мөнәсәбәтләрдә булмавын да яза.
Чыганак: «Интертат».