

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артитсы Айдар Габдиновка “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелгән.
Айдар Габдиновны, бәлки, кайбер кешеләр белеп тә бетермидер, чөнки ул сикерә торган җырлар җырламый, ул фәкать классик әсәрләр, классик җырлар башкара.
Җырчы Куергазы районының Тимербай авылында туып, Федоровка районының Батыр авылында үскән.
Ул БДУның филология факультетын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Репертуарында дистәгә якын телдә 200 дән артык җыр бар.
Сез ни өчен нәкъ менә классика, ретро җырларга өстенлек бирәсез?– дигән сорауга ул:
– Классика бит ул – иң матур, иң уңышлы әсәрләр дигән сүз. Минем дә иң матур, иң уңышлы җырларны гына башкарасым килә. Төрле милләт җырларын да бик яратам. Хәлеңнән килә икән, нигә башкармаска?.
Минем концертларга татар, рус, башкорт халык җырларын һәм чит ил классикасын яратучылар йөри. Дөнья классикасыннан, мәсәлән, Штраусның – «Тост Орловского», Вердиның «Травиата»сыннан «Застольная» җыры, «Турандот» операсыннан Nessun dorma ариясен тыңларга яратучылар килә. Әлбәттә, тамашачылар иң яраткан композиторларым Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин җырларын да ишетә ала. Аларны да яратып башкарам”, – дип сөйләгән ул бер интервьюсында.
Әйткәндәй, аңа «Башкортстанның атказанган артисты» исемен 2022 елда бирделәр.