Искиткеч шәп концерт: рок һәм хор кушылды

«Бүреләр» рок-төркеме һәм Дәүләт академия хор капелласы уртак концерт куйды.

Искиткеч шәп концерт: рок һәм хор кушылдыИскиткеч шәп концерт: рок һәм хор кушылды
Искиткеч шәп концерт: рок һәм хор кушылды

Шушы көннәрдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында  гадәти булмаган музыкаль кичә үтте – «Бүреләр» рок-төркеме һәм Таһир Сәйфуллин исемендәге Дәүләт академия хор капелласы уртак концерт куйды.

 Бу кичә ике дөньяны берләштергәндәй булды – башкорт рогы энергетикасы һәм академик хор яңгырашы бергә кушылды. Күз алдыгызга китереп карагыз әле – бер сәхнәдә гитара моңы, көчле ритм һәм таныш көй-моңнарыбызга эпик, монументаль яңгыраш бирә торган күптавышлылык өстәлә.   

Программада «Бүреләр» төркеменең иң яхшы һәм иң танылган җырлары яңгырады. Мондый ритмда җырлар аруча дәртле, мәгънәле, ә хор бу музыкага көч һәм бәйрәм рухы бирә. Тамашачылар урыннарында тыңлап кына утыра алмадылар, кушылып җырладылар, биергә чыктылар.

 2006 елда Уфада барлыкка килгән «Бүреләр» төркеме күптәннән танылу яулады. Аларның иҗади багажында – альбомнар, фестивальләр һәм симфоник оркестр белән уртак проектлары бар. Башкортстанның атказанган артисты  Илшат Абдуллин җитәкчелегендәге бу төркем үзен бөтенләй икенче яклап күрсәтте   Бу концерт гади музыкаль кичә генә түгел, ә республика күләмендә үткән зур музыкаль вакыйга булып тарихка кереп калыр, мөгаен.

 - Гомумән, бу без уйлап тапкан идея түгел. Русиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә дә хор белән рок музыкасы элек-электән бергә яшәп килә. Ләкин Башкортстанда беркем дә мондый эксперимент үткәргәне юк иде әле. Яңарак, безнең иҗади дусларыбыз Казанга барып, шундый кичә оештырдылар. Искиткеч матур кичә булган. Шуннан соң аларның тәҗрибәсендә без дә бу идея белән “яна” башладык. Төркемемә “әйдәгез, без дә шула эшләп карыйк!” дидем. Иң шәп хор – безнең филармониядә икәнен беләбез. Идеябезне Дәүләт академия хор капелласының художество җитәкчесе һәм баш дирижёры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Хәсбиуллинага тәкъдим иттек. Ул моны хуплады һәм нәтиҗәдә менә шундый искиткеч матур концерт булды ул”, – дип сөйләде Илшат Абдуллин БСТдагы “Сәлам” тапшыруында.

Искиткеч шәп концерт: рок һәм хор кушылды
Искиткеч шәп концерт: рок һәм хор кушылды
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас