

Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин зур шатлыгы белән уртаклашкан:
“Минем тормышымда баштан-аяк үзгәрткән хәл булды – безнең кызыбыз туды. Беләм, кем өчендер бу яңалык көтелмәгәндер дә, хәтта шок та ясар. Тормыш һәрвакыт гадәти сценарий белән генә бармый икән. Әмма аның көче нәкъ шунда – көтмәгәндә тормышта яңа борылыш алу.
Иң мөһим сүзләрне җиткерәсем килә. Сөйгәнемә зур рәхмәт! Кыюлыгы, сабырлыгы, миңа бүләк иткән бәләкәй гомер өчен рәхмәт. Син күп нәрсәләр аша үттең – һәм мин моны теләсә нинди сүзләргә караганда югарырак бәялим. Бүген мин тагы бер тапкыр әти булдым. Әлбәттә, моның белән җаваплылык та артты. Тормышым тагын да мәгънәлерәк төс алды”, – дип язган ул.
Җырчыны һәм аның гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, бәбигә сәламәт һәм пар канатлы булып үсүен телибез.