Барлык яңалыклар

Музыкант Зәйнетдиннең әти-әнисенең йорты янган

Бәла-казалардан Аллаһ сакласын. 

Музыкант Зәйнетдиннең әти-әнисенең йорты янган
Музыкант Зәйнетдиннең әти-әнисенең йорты янган

Башкортстанның халык артисты Заһир Зәйнетдиновның гаиләсендә күңелсез хәл булган - аның әти -әнисе яшәгән йортка ут капкан.

Терәлеп торган күршеләренең йорты янган. Шуннан ялкын Заһирның әти-әнисе йортына да күчкән.

"Йортны саклап калып булды, әмма түбәсе һәм коридор янды. Бөтен техника шул чоланда саклана иде, барысы да юкка чыкты. Әнием нык кайгыра, ләкин иң мөһиме - үзләре исән-сау», - дигән Зәйнетдин.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас