“Хыялыгызга табан барыгыз, чигенмәгез”

Башкортстан Башлыгы Академиясендә халык артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) белән очрашу узды.

“Хыялыгызга табан барыгыз, чигенмәгез”“Хыялыгызга табан барыгыз, чигенмәгез”
“Хыялыгызга табан барыгыз, чигенмәгез”

Күренекле кешеләр белән ачык әңгәмәләр форматы бу юлы Башкортстан Республикасының халык артисты, Элвин Грей псевдонимы белән киң танылган Радик Юльякшин белән очрашуга багышланды. Төбәкнең булачак идарәчеләре, юристлары, икътисадчылары һәм яшь лидерлары алдында бүген исеме республикадан читтә дә билгеле булган кеше чыгыш ясады.

    Чараны ачып, студентларга һәм кунакларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Азат Шамил улы Бадранов мөрәҗәгать итте: “Радик Юлъякшин үрнәге – кешенең  балачак хыялыннан тайпылмыйча, нәтиҗәдә аны тормышка ашырган тырышлык һәм хезмәт үрнәге. Элвин Грей 10 елдан артык Русия һәм милли эстрада топында тора, постсовет киңлегендә төрки телле башкаручылардан 40 млн.кеше аудиториясе булган бердәнбер кеше. Шул ук вакытта аның тарихы гади  эшче гаиләсеннән чыккан малай тарихы белән башланды. Минемчә, бу тормышта барысы да үзебездән тора, чикләрне һәм офыкларны без үзебез куябыз, яшьләрнең моны аңлавы мөһим".

    Элвин Грей студентлар белән тормыш каршылыкларын җиңү тәҗрибәсе, сәнгатьтә үз юлын эзләү һәм аңа уңышка ирешергә һәм халык тарафыннан танылырга мөмкинлек биргән принциплар белән уртаклашты. Аның биографиясе үҗәтлек һәм хезмәтнең һөнәри югарылыкка ирешергә ничек ярдәм итүен ачык күрсәтә.

   Музыкадагы беренче адымнарын искә төшереп, артист мавыгуның 4-5 сыйныфта ук башлануын билгеләп үтте. Әти-әнисе, сәнгать дөньясыннан ерак булуга карамастан (әнисе – плитка салучы, әтисе – балта остасы), улларының мавыгуын, музыкага мәхәббәтен хуплаганнар. "Миңа комачауламадылар, теләгән әйберем белән шөгыльләндем, моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Барысы да безнең әти-әниләрдән башлана», - дип ассызыклады Элвин Грей.

     Җырчы карьерасының мәктәп елларында ук башлануы тыңлаучылар өчен кызыклы факт булды.Сыйныф җитәкчесе яшь артистны телеүзәк вәкилләре белән таныштырган, чөнки ул вакытта ук ул Радикта зур мөмкинлекләр күргән. Мәктәптә укыганда, Элвин Грей акча эшләп, аны шунда ук үзенең хоббисын үстерүгә сала: техника һәм музыка кораллары сатып ала. «Минем хыялым хоббига әверелде, шуның аркасында мин акча эшли башладым", - ди артист. Очрашутере диалог форматында узды. Студентлар халык артистына үзләрен аеруча борчыган сораулар бирделәр. Яшь артистларга Радик беркайчан да үз хыялларыннан тайпылмаска киңәш итте. Үз хыялыңа табан барырга,  беркайчан да чигенмәскә кирәк", – диде булачак лидерларга артист.

     .

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас