Барлык яңалыклар

Алия Төхвәтуллинага мактаулы исем бирелгән (Видео)

Котлыйбыз! 

Алия Төхвәтуллинага мактаулы исем бирелгән
Алия Төхвәтуллинага мактаулы исем бирелгән

Яшь һәм талантлы җырчыларның берсе – Алия Төхвәтуллинага " Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы бүләк тапшырганнар.

"Мин бу бүләкне зур рәхмәт һәм йөрәгемдәге тирән дулкынлану белән кабул итәм. Бу исем астында еллар буе тырыш хезмәт, сәхнә, чыгыш алдыннан дулкынлану, үз эшемә һәм тамашачыма булган мәхәббәт тора.

Гаиләмә рәхмәт – ышанычыгыз, терәгегез һәм сабырлыгыгыз өчен. Аеруча тормыш иптәшем Ришатка рәхмәт – мине канатландырып торганы, терәк булганы өчен. Һәм, әлбәттә, тамашачыма рәхмәт, сәхнәдән тоелган җылыгыз, алкышларыгыз һәм мәхәббәтегез өчен.

Бу минем өчен гади исем генә түгел, ул җаваплылык, алга таба үсәргә, иҗат итәргә һәм сәнгатем белән бүлешергә көч бирүче этәргеч", – дигән ул. 

Алияне чын күңелдән котлыйбыз. Иҗат чишмәләре саекмасын, озын озак еллар халкыбызны сөендереп, җырлап яшәсен. Аңарда гына тукталып калмыйча, киләчәктә югары исемнәргә лаек булырга язсын! 

Чыганак: социаль челтәрләрдәге Алия Төхвәтуллина аккаунтыннан. 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас