Уфада туып-үскән популяр җырчы, күп хитлар авторы Андрей Губин ничә еллар инде сәхнәдә күренми. Нерв һәм психик авыруы аңа иҗат итәргә, гомумән “кешечә” яшәргә мөмкинлек бирми. Бу турыда ул телетапшыруларда еш сөйләде. Андрей Губин инде озак еллар бите авыртуы – прозопалгия белән көрәшә.
Интервьюларында үз-үзен сәер тотуын, сөйләшүен күреп, күпләр инде аның терелүенә өметләрен өзгәндер. Тик рус эстрадасының популяр җырчысы Шура аңа бу чире белән көрәшергә ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.
"Әгәр акчасы булмаса, мин бирәм! Моның өчен тагын бер кредит алырга да ризамын, ләкин терелергә ярдәм итәчәкмен!"- дигән артист.
Андрей исә чит илләрнең дистәләгән клиникаларында булган, ләкин бүгенгәчә җиңеллек таба алмаган.
Шоу-бизнеста, гадәттә, кеше кайгысыннан пиар ясарга гына торалар. Шура исә олы җанлы кеше булып чыккан. Уйлаган планнарын тизрәк чынга ашып, якташыбызга терелергә ярдәм итсен иде дигән теләктә калабыз.