Җырчы Ильвира Хамматова үзенең тиң ярын танышу сайтлары аша эзли, - дип яза Интертат.
"Әйе, мин чыннан да танышу сайтларында утырам. Анда төрле милләт кешеләре, егетләр-кызлар утыра. Мин шәхсән татар егетләре белән танышам. Анда мине танучылар да бар. «Сез Ильвира Хамматова бит. «Яшьли сөйгән ярымны җырлаучы». Нишләп сез монда утырасыз? Татар эстрадасында беткәнмени сезгә тиң кеше? Сез бай кеше эзлисездер инде», - диләр.
Бу сорауларга төрлечә җавап биреп була. Әмма минем тормыш рәвешем, тормыш ритмым белән урамда барганда танышу кыен. Минем вакытым юк. Эш вакытында тулаем эш процессына биреләм. Концертларда бөтенләй башка мохит. Танышу сайты – танышу өчен иң кулай урыннарның берсе.
Мин –Ильвира. Казаннан, 40 яшь. Үземнең насыйп ярымны эзлим. Иҗатыма гашыйк булган, улымны кабул итәрлек, акча эшли белә торган, яратышып, матур тормышларда өй төзеп яши торган. Якынча шулайрак» – ди Ильвира.
Ильвира Хамматова беренче иреннән моннан күп еллар элек аерылды. Аның беренче никахыннан Солтан исемле улы бар. 2023 елда җырчы бәхетен тагын бер тапкыр сынап карады – үзеннән күпкә яшьрәк Равил исемле егет белән гаилә корып җибәрде. Тик җырчының әлеге никахы да уңышлы булмады. Ярты ел узгач, җырчы икенче ире белән дә аерылышуын ачыктан-ачык сөйләде.