Барлык яңалыклар

Рахмаев өйләнешкәннән соң әти-әнисе белән катлаулы мөнәсәбәтләр турында белдерде

Танылган эстрада җырчысы Мөнир Рахмаев сүзләренчә, ул әнисе белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга бик тырышкан. Өстәвенә, аңа һәм әтисенә финанс яктан ярдәм итә икән, әмма алар уртак тел таба алмыйлар.

Рахмаев өйләнешкәннән соң әти-әнисе белән катлаулы мөнәсәбәтләр турында белдерде
Рахмаев өйләнешкәннән соң әти-әнисе белән катлаулы мөнәсәбәтләр турында белдерде

 — Мин гаилә коргач, мөнәсәбәтләр бозылды. Бу яңалык, ят хәл түгел иде: элек мин кызлар белән очрашканда әни: «син безне бүтән яратмыйсың, безне оныттың», — дип әйтә иде. Ә мин сөйгән кызым белән мөнәсәбәтләрне өзгәндә, барысы да җайга салына иде. Хәзер минем гаиләм бар, әмма әти-әнием шат түгел. Мин аларга ярдәм иткәндә генә яхшы булып калам. Игътибарыңны бераз киметсәң, шунда ук ызгышлар башлана. Мин әти-әниемне хөрмәт итәм, аларга ярдәм итәм, әмма алар минем хәзер үз гаиләм булуын аңларга тиеш, — дип зарлана ул.

Сәхнә йолдызы әйтүенчә, хәзер хатыны Илсөяр алар белән элемтә урнаштырырга тырышмый башлаган.

 — Әни аңа нәрсә генә язмады, — ди артист.

Үз хатынын ул иң якын кеше дип атый һәм язылучыларның тәнкыйтенә игътибар итми — янәсе ул пластика ясый.

Җырчы хатынының иреннәре ясалуын, винирлары торуын, күкрәгенә операция ясарга ниятләвен яшерми. «Без стильле гаилә», — дип ассызыклап куйган ул.

Фото: соцчелтәрләрдән. 

Рахмаев өйләнешкәннән соң әти-әнисе белән катлаулы мөнәсәбәтләр турында белдерде
Рахмаев өйләнешкәннән соң әти-әнисе белән катлаулы мөнәсәбәтләр турында белдерде
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас