Барлык яңалыклар

Рөстәм Нәбиев Эверестка менәргә әзерләнә

Бу адымга бик батыр кешеләр генә бара аладыр, шулай бит?

Рөстәм Нәбиев Эверестка менәргә әзерләнә
Рөстәм Нәбиев Эверестка менәргә әзерләнә

 Блогер һәм спортчы Рөстәм Нәбиев яңалыгы белән уртаклашкан – ул Эверест тавына менәргә әзерләнә. Мондый карарга килү аңа җиңел булмаган. Нәбиев сөйләгәнчә, моңа кагылышлы сораулар күп булган, тик аларга төгәл җаваплар гына табылмаган. Ә менә бер атна элек, ниһаять, бу проблема хәл ителгән: экспедициянең генераль иганәчесе булып Халыкара бокс ассоциациясе (IBA) җитәкчесе Умар Кремлев ризалашкан.

Шулай итеп, бер айдан Рөстәм Катмандуга очачак. Аннан спортчы дөньяның иң биек  ноктасына юл тотачак.  Алда әле аларны бик зур эшләр көтә: экспедиция оештыру, яхшы команда туплау, чөнки күп нәрсә шуңа да бәйле, экипировка сайлау, логистика һәм башкалар.

 

Таулар хаталарны гафу итми – Рөстәм моны бик яхшы аңлый. Хәтта аз гына сырхаулап тору да зур проблема тудырырга мөмкин. Әле кеше үзгәртә алмаслык факторлар да җитәрлек – һава торышы бозылуы, кар катламы ишелүе һәм башкалар. Әмма спортчы, беренче чиратты, үзенең сәламәтлегенең яхшы булуына йөз проценты белән ышанырга тиеш. Шуңа күрә хәзер ул бөтен игътибарын – сәламәтлеген ныгытуга, дәвалануга, организмын экстремаль хәлләргә әзерләүгә юнәлтә.

 Нәбиев үзе әйтүенчә, әле биш ел элек кенә, 2020 елда, Эльбруска менгән Рөстәмнең бүген җир шарының иң югары ноктасына менүне максат итеп куюын күз алдына да китермәгән булган.

Рөстәмгә уңышлар теләп торыйк!

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас