Барлык яңалыклар

Күпчелек хатын-кызларның "мәхәббәте" Мәскәүгә килгән

8 Март алдыннан популяр төрек актеры Бурак Озчивит Истанбулдан гастрольләр белән килгән.

Күпчелек хатын-кызларның "мәхәббәте" Мәскәүгә килгән
Күпчелек хатын-кызларның "мәхәббәте" Мәскәүгә килгән

Русиягә ул үзенең «Истанбулның иң матур кызы» 16+ моноспектаклен алып килгән.

 Мәскәү яшьләр сараендагы 1900 урынлык зал шыплап тулган, диләр. Тамашачылары күбесенчә хатын-кызлар булган, чөнки – Бураканы безнең илдә төрек сериалларын караучы хатын-кызлар ярата.

Бурак Озчивит – югары белемле актер, сериалларда төшүен дәвам итә. Ул Төркиядә дә иң популярларның берсе һәм башка илләрдә дә аны беләләр һәм яраталар.

Мәскәүдә аның спектакльләренә билет бәясе уртача 5 мең сум торса, вип-билетлар хәтта 45 мең сумга кадәр җиткән.

Бурак Озчивит гади, ачык күңелле кеше булуын исбатлаган – спектакльдән соң тамашачылар белән аралашып, фотога да төшеп, хатын-кызларның күңелен күргән. 

 

Фото: fsbmedia

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас