Барлык яңалыклар

Җырчы Зарина Асылкаева Бали утравында ял иткәндә давылга эләккән

Балида өч көн тоташ яуган яңгырлардан соң бик көчле су басулар күзәтелә. Туристлар арасында популяр булган районнар да су эчендә утыра, кайбер урыннарда кешеләр көймәләр белән йөри.

Җырчы Зарина Асылкаева Бали утравында ял иткәндә давылга эләккән
Җырчы Зарина Асылкаева Бали утравында ял иткәндә давылга эләккән

Балида инде өченче көн яңгырлар, көчле җил, тирә-якта бар нәрсә йөзә…
Кичә без бик каты давылга эләктек… Ышык урын эзләп йөгергәндә, каршыбызда пальмалар, фонарьлар ауды. Ничек курыкканымны сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Кулымдагы кулчатырым да очып китте, – дип сөйли бу хакта Зарина сәхифәсендә.

Җырчының сторисларында кояшлы кадрларны да су баскан урам фото-видеолары алыштырган.

Бүген, су басу сәбәпле, кунакхадән чыга алмадык. Өстәвенә, зоопарк та «иреккә» чыккан. Күрәсең, аҗдаһа кытайча Яңа елдан соң өенә таба юл алган, – дип, урам уртасыннан галәмәт зур питон йөзеп барган видеолар күрсәтә Зарина.

Чыганак: «Интертат».

Җырчы Зарина Асылкаева Бали утравында ял иткәндә давылга эләккән
Җырчы Зарина Асылкаева Бали утравында ял иткәндә давылга эләккән
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас