Башкортстанның атказанган артисты Гөлсем Бикбулатова МХОда хезмәт итүче якташларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. Шулай ук, әлеге вакытты яу кырында хезмәт итүче икетуганы Альберт Бикбулатов турында сөйләп, аның башкаруында җыр да куйган.
"Имин булса дөньялар, миңа артык берни кирәкми! Махсус хәрби операция яугире, икетуган энем Альберт Бикбулатов бүгенге көндә 25нче армия, 169чы бригадасының 3нче укчылар батальонының миномет батареясе командиры булып хезмәт итә. Ил тынычлыгын саклауны үзенең төп бурычы итеп санаган туганым белән горурланам. Ул “Батырлык өчен”, “МХОда катнашканы өчен” – 1нче дәрәҗәдәге медальләре һәм “Өлгеле хезмәт иткәне өчен” , "Шайморатов" медальләре белән бүләкләнгән. Җыр-моңга гашыйк яугир туганым минем концертымда Фәрит агай Бикбулатов репертуарындагы җырны башкарып, тамашачыны хәйран калдырган иде. Зал аягүрә басып алкышларга күмде. Киләчәктә дә җырларың белән тамашачыларны сөендерергә язсын! Без сине көтәбез!" – дип язган ул.
Гөлсем Бикбулатова МХО зонасына барып, анда катнашучы яугирләргә концерт куйган мизгелләрне искә төшергән. Якташ яугирләр белән һәм шул исәптән бүгенге көндә дә анда хезмәт итүче Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов белән төшкән фотосын да урнаштырган.
"Донецк һәм Луганск халык республикаларында барган махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләр янында берничә тапкыр булырга туры килде. Тормышка карашымны үзгәрткән мизгел...
Егетләрнең күзләрендә өмет белән бергә сызлану, сагыш та тойдым. Әйе, мин төрле сәхнәдә чыгыш ясыйм, әммә шундый хисләр һәм ихласлыкны моңача беркайда да күрмәдем. Әлбәттә, җыр рухи корал да, терәк тә, таяныч та, өмет һәм ышаныч. Авырлыкны җырлар җиңеләйтә. Нинди генә заманда да моң, сәнгать кешене көчле иткән. Үзегезне саклагыз, егетләр! Җиребезгә тынычлык кайтсын!"– дигән ул.
Фотолар җырчының социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән алынды.