Музыкант-мультиинструменталист, Башкортстанның халык артисты Zainetdin (Заһир Зәйнетдинов) МХО зонасына барып, «Башкортстан» мотоукчылар полкы хәрбиләренә концерт куйган.
Аның белән бергә җырчы Альбина Килдиярова да барган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, ул да моңлы матур җырларын бүләк иткән.
Хәрбиләр арасында да җыр-моңга гашыйк ир-егетләр бар. Әйтик, Караидел районында туып-үскән «Җырчы» позывнойлы берничә җыр башкарган. Ул күпсанлы республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты булган, 2023 елның көзендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә юлланган. Аның белән бер вакыттарак МХОга хезмәт итәргә иткән Башкорт дәүләт филармониянең сөйләм жанры артисты Эльмира Юлдашева да иҗаты белән сөендергән.
“МХО зонасында якташларыбызга концерт кына түгел, гуманитар ярдәм дә тапшырдык. Безнең белән «Җиде кыз» иҗтимагый оешмасы волонтерлары да барды. Алар республика районнарыннан җыелган күчтәнәчләр һәм посылкалар алып килделәр. Мондый очрашулар сугышчыларга гына түгел, безнең өчен дә зур шатлык” – дигән Зәйнетдин.