— Минем концертларым ике сәгатьтән артык бармый. Миңа башка артистлар турында язарга кирәкми - мине кемнең ничек һәм күпме куюы кызыксындырмый, дөресен әйткәндә. Концерт 3-4 сәгать барырга тиеш дип кем әйтте сезгә? Минеке 2 сәгать бара! Минем бер генә плюсовкам да юк. Без гадәти татар концерты куябыз! Миндә беркайчан да цирк номерлары булмаячак! Мин җырлыйм!
Минем концертларга 3 сәгатьлек клоунада карарга түгел, җыр тыңларга киләләр. Мин һәр тамашачымны яратам һәм хөрмәт итәм. Терәк булганыгыз өчен зур рәхмәт!
Мин сәхнәдә уйнамыйм, мин ничек бар - шундый. Үземне ничек тотарга икәнне өйрәтеп торучым да юк. Башкалар ничек тели, шулай эшләсеннәр. Ә мин концертларымда тамашачы вакытын матур итеп үткәрсен өчен тырышачакмын һәм сыйфатлы, традицион татар концертлары куячакмын! - дип язган Гөлназ телеграм каналында.
Җырчының бу сүзләре язылучыларында төрле фикерләр уяткан. Кемдер, Гөлназ мондый сүзләр аша башка артистларны түбәнсетә дип саный.
«Ә кем өч сәгать куя – аларда клоунадамы? Барлык артистлар да матур җырлый, үз вазифаларын менә дигән итеп башкаралар. Клоуннарны без циркта гына карыйбыз. Болай әйтү дөрес түгел», – дип яклаганнар бүтән җырчыларны.
Чыганак: «Интертат».