Алар арасында популяр җырчы Марат Яруллин да бар иде. Ул "Башкортстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Бүләкне Республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Яраткан җырчыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
"Минем өчен бу аеруча зур шатлык, чөнки бу – беренче дәүләт бүләгем. Минем иҗатымны яратканнары өчен иң беренче, әлбәттә, тамашачыларыма рәхмәтемне җиткерәм. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка –минем мәдәнияттәге үсешемне күреп, бәяләп, мактаулы бүләк бирүләре өчен һәм шулай ук чикскез рәхмәтемне БР Яшьләр сәясәте министры Вито Фладис улы Сабировка юллыйм.
Бу бүләк, әлбәттә, миңа тагын да тырышып эшләргә, иҗат итәргә, яңа җырлар яздырырга көч һәм дәрт бирәчәк. Башкортстан тамашачыларына мин аеруча рәхмәтле, монда халык ихлас, моңлы, дәртле булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә дә, 100 дән артык гастрольләрнең 50 проценты Башкортстанда үтә. Әле менә март аенда Уфада өстәмә концертым көтелә, аннан инде майда концертлар белән киләчәкмен, сәхнәдә янә очрашулар өмет итеп көтеп калам", - дип тәэссоратлары белән бүлеште Марат.
Ләйсән Каспранова фотосы.