Барлык яңалыклар

Айдар Галимов: "Бу бүләкне бигрәк тә әнием көткән иде"

Бүген, 20 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Уфада төрле һөнәр ияләре – хәрбиләр, авыл хуҗалыгында, җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка хезмәт ияләре мактаулы исемнәр, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары алдылар.

Айдар Галимов: "Бу бүләкне бигрәк тә әнием көткән иде"
Айдар Галимов: "Бу бүләкне бигрәк тә әнием көткән иде"

Алар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов „Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре“ дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Тәбрикләү тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров:

"Хөрмәтле Айдар Ганиевич, сезнең репертуарыгызда 500гә якын җырыгыз бар, алар башкорт һәм татар эстрадасының алтын фондына кергән. Сез моннан күп еллар элек сәхнәгә чыгып, бүгенгәчә тамашачыларыгызга  тугрылык саклап киләсез. Моннан тыш, сез ел саен сугыш ветераннары, инвалидлар җәмгыяте һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен дистәләгән хәйрия концертлары үткәрәсез», — дип төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров җылы сүзләрен җиткерде.

"Шундый зур бүләкне алуыма, әлбәттә, мин шатмын. Ләкин миннән дә бигрәк моны мәрхүм әнием көткән иде, – диде чыгышында Айдар Галимов. – Шулай да ул аласымны белде – Президентыбыз тарафыннан бу документка кул куелганда әнием исән иде әле. Шатлыгының чиге булмады.Шуңа күрә бу уңышымны әниемә багышлыйм.

Әйе, куйган хезмәтеңне күреп бәяләүләре, тырышлыгыңның бушка булмавын аңлау — канәгатьлек хисе бирә. Ихтирамга лаек булган барлык һөнәр ияләренә киләчәктә дә тик уңышлар гына юлдаш булсын, – дип йомгаклады ул чыгышын.

Олег Яровиков фотосы.

Айдар Галимов: "Бу бүләкне бигрәк тә әнием көткән иде"
Айдар Галимов: "Бу бүләкне бигрәк тә әнием көткән иде"
Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас