Барлык яңалыклар

Муса Җәлилнең кызы Люция: "Әтигә охшаганмын"

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова әтисенең туган көне алдыннан Санкт-Петербургтан Казанга килгән. Люция ханымга быел май аенда 90 яшь тула икән. 

© Рамил Гали,  «Татар-информ» Муса Җәлилнең кызы Люция: "Әтигә охшаганмын"
Муса Җәлилнең кызы Люция: "Әтигә охшаганмын" Фото: © Рамил Гали, / «Татар-информ»

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ул болай дип сөйләгән:

“Мин башта әтиемнең кем икәнен дә белмәдем, үги әтиемне «әти» дип йөрдем. 11 яшемдә миңа кемдер: «Муса Җәлил – синең әтиең», – дип әйткән. Мин аны әнидән сорадым да, әнием миңа әтиемнең хатларын, шигырьләрен укыды. Өйдә башка балалар ишетмәсен дип, әни белән өстәл астында «пышылдап» сөйләштек.

Әнием радиода эшләде, мин бик күп артистлар, җырчылар белән очраштым. Кечкенә вакытымда ук миңа “кечкенә Муса, – дип әйтәләр иде.

Әтиемнең Герой икәнлеге турында миңа Гөлшат Зәйнәшева әйткән иде. «Люция, синең әтиең хыянәт итмәгән, ул – Герой», – дип әйткән иде елый-елый. Мин Герой кызы булдым, шул вакыттан тормышым авыр булды. Минем эшемә аяк чалучылар булды. Авыр яшәдем. Казанда озак еллар укыттым, аннан Санкт-Петербургка күчендем, анда миңа тыныч иде, чөнки беркем дә белми.

Олыгайган саен әтигә ныграк охшыйм кебек. 1957 елда мин очраклы гына Андре Тиммерманс белән очраштым. «Син килеп кергәч, әтиең белән охшашлыкка шаккаттым», – дип хат язган иде соңыннан.

Йөз белән охшаш булу бер хәл, күңелдә булган хисләр белән дә әтиемә охшаганмын дип уйлыйм. Мин музыка, кино, театрны, китаплар укырга яратам.

 

Чыганак: "Интертат"

 

Читайте нас