Чаллыда узган сольный концертында Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров тормыш иптәше Эльмира Каһировага җыр багышлаган.
Шушы көннәрдә генә Эльмираның туган көне булып узган икән. Җырчы хәләл җефетен гомер бәйрәме белән котлап, аның үзенә бик зур терәк булуын билгеләп үткән, кат-кат рәхмәтләрен җиткергән.
«Кышкы романс» җырын башкарган вакытта, залда тавыш операторларына ярдәм итеп утырган хатыны янына төшеп, аңа чәчәк бәйләме дә бүләк иткән. Филүс белән Эльмира ярымкараңгы залда озак кына кочаклашып басып торганнар. Кыскасы, бик тә «романтично» булды.
Пар инде ундүрт ел бергә. Каһировлар Айдар һәм Рөстәм исемле ике ул тәрбияли. Эльмира – иренең продюсеры, төркеменең концерт директоры, барлык оештыру эшләрен алып баручысы. Филүс Каһировның төрле чыганакларга әңгәмәләрдә Эльмираның төп тәнкыйтьчесе булуын да әйткәне бар.
Чыганак: Интертат.