Барлык яңалыклар

Беренче каналда Вәсилә Фәттахованың җыры яңгыраган (Видео)

Бозда Уфа егете милли киемдә чыгыш ясаган. 

Беренче каналда барган «Ледниковый период» тапшыруында Вәсилә Фәттахованың «Туган Як» җыры яңгыраган.

Бозда фигуралы шуу буенча Русия чемпионы Софья Акатьева һәм Уфада туып-үскән актер Артур Каспранов чыгыш ясаган. Алар икесе дә милли киемдә чыккан. 

Артур Илдар улы Каспранов - театр һәм кино актеры. Ул "Молодежка" сериалын караучыларга яхшы таныш. 

Артур башта физик культура университетының хоккей буенча югары тренерлар мәктәбен тәмамлый, әмма ул үзен иҗатта таба. Ул Русия Дәүләт сәхнә сәнгате институтына укырга керә һәм укыган вакытта ук театр сәхнәләренә чыга һәм кинода да төшә башлый.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас