Вәлит абыйның бөтен язган әсәрләрен тупласаң, әллә ничә калын китап чыгарып булыр иде, мөгаен. Шулай да, күптән түгел аның “Гомерләрне үлмәс җыр итик” дип исемләнгән шигырьләр китабы, ниһаять, дөнья күргән. Моның турында ул үзе:
“Гомумән, китап чыгару турында миңа электән үк тәкъдимнәр килеп торды. Заманында Марат Азнабаев та мөрәҗәгать иткән иде. Берничә тапкыр Фәнир Галимов, Сабир Шәрипов та, соңгы арада Рәмил Чурагулов та миңа бу сорауны куйды. Мин инде болай да халык белә бит инде, нәрсәгә ул китап дип әйтә идем.
Шулай да бу китапның чыгуына бер сәбәп килеп чыкты. Бер ел элек мине “Һәнәк” журналының 100 еллыгын үткәрү буенча киңәшмәгә чакырганнар иде. Журналның баш мөхәррире Илгиз Ишбулатов белән җаваплы сәркәтибе Марат Әминев: “Сезнең шигырьләрегез бик матур, байтагы җырларга салынган. Әйдәгез әле сатирик шигырьләр дә язып карагыз! Сез юмор остасы буларак, бик шәп килеп чыгарга тиеш”, – диделәр. Шулай итеп, үземә тагын бер өлкәне ачтым, дисәм дә була – хәзер “Һәнәк”тә һәр сан саен диярлек сатирик шигырьләрем басылып тора.
Бервакыт җәй Марат Әминев: “Сезнең әсәрләрегез бик күп, мин инде сезнең 30лап шигырегезне компьютерда җыйдым, әйдәгез, барысын да туплап, китап чыгарыгыз! Шул кадәр зур багаж булып, әле һаман китабыгыз дөнья күрмәгән. Алай булмый!” – дип, мине дәртләндереп җибәрде. Шуннан соң мин калган шигырьләремне дә барлап, җыеп, аңа китердем. Шулай итеп ул китабымны төзеп бирде.
Анда минем җырларга салынган шигырьләрем һәм фотосурәтләрдә сәхнә образларым тупланган.
Күренекле композитор Фәнир Галимов китап чыгаруда барлык чыгымнарны үз өстенә алды, моңа кагылышлы бөтен эшләрне оештырырга ярдәм итте.
Фото: "Һәнәк" журналы.