Уфада “Төп кунак. Текә татар" проектының чираттагы чарасы узды. Аны һәрвакыттагыча журналист, алып баручы Гөлшат Сафина оештырды һәм алып барды. Бу юлы “Текә татар” кәнәфиендә Башкортстанның - халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев иде. Хәер, әлеге проект чараларында кәнәфи юк. Кәнәфи дә, сәхнә дә, мөнбәр дә... Анда бертөрле утыргычларда урын алган гади кунаклар һәм ихлас, “син дә мин” аралашу. Менә шундый мохиттә Әнвәр Мәрвәр улы популяр булуның плюслары һәм минуслары, сәхнәне ташлыйсы килгән чаклары, үзен борчуга сала торган сәбәпләр хакында сөйләде.
Тере әңгәмәне күзәтер һәм алып баручы белән бергә үз сорауларын да бирер өчен чарага яшь артистлар, журналистлар, татар активистлары һәм блогерлар җыелган иде. Үз эшенең остасы, популяр җырчы булу белән беррәттән, Әнвәр Нургалиевның аралашыр өчен искиткеч рәхәт кеше булуы да ачыкланды. Ә инде сәхнә кешесе катнашкан нинди чара җырсыз-моңсыз узсын ди?!
“Сабырлык догасы укып тик алга таба барам” дип исемләнгән әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге канаты астында үтте.
Фото: И. Еникеев.