Җырчы Ләйлә Галиева тормыш иптәше Рөстәм Галиев белән аерылышуының төп сәбәбен әйткән. «ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында ул, иҗаттан тыш, шәхси тормышына кагылышлы сорауларга да җавап биргән.
– Бер казанга ике тәкә башы сыймый бит. Шундыйрак позиция булды безнең, конкуренция дип әйтимме. Матур җырлар бирсәләр, без аны бүлешә алмыйча, дуэт итеп җырлый идек. Миңа ошый ул җыр, Рөстәмнең дә үзе генә җырлыйсы килә. Ул да бит сольный җырчы, безнең дуэт җырлардан тыш, аерым-аерым җырларыбыз да бар иде.
Икенчедән, ул дингә бирелә башлады һәм ул мине дә дингә кертергә кертергә тырышты. Миңа калса, дингә килү өчен һәркемнең үз сәгате булырга тиеш. Без барыбыз да шуңа барырга тиеш инде, ләкин әлегә минем моңа вакытым җитми.
Берәр мөселман хатынына гашыйк булып, аерылышсак ярар иде дигән уйлар килә иде. Әллә Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры килгән. Мин аның бәхетле булуын телим, - дигән Ләйлә Галиева.