Барлык яңалыклар

Витасның хәле яхшырамы?

“Витас исеме астында танылган җырчы Виталий Грачев күз күрүе белән бәйле проблемалардан соң үзен яхшы хис итә, хәзер инде ул  төрле яктылык шоуларында махсус күзлек куллана”, дип хәбәр итә артистның продюсеры Сергей Пудовкин.

Витасның хәле яхшырамы?
Витасның хәле яхшырамы?

Ике ел элек җырчы Витасның сәламәтлеге белән җитди проблемалар барлыкка килгән — аның күз челтәре катламы зыянлаган.

   "Витас бүген үзен бик яхшы хис итә, аның күрү сәләте белән чыннан да зур проблемалар булды, моңа 25 ел сәхнәдә чыгыш ясаулар йогынты ясады, әлбәттә. Без Кытайда еш кулланган яктылык пушкалары, стробоскоплар, масштаблы лазер шоулары үз эшен эшләде. Бүген инде барысы да контрольдә, проблемалар юк. Сәхнәдә, бигрәк тә Кытайда, актив яктылык шоулары булганда, Витас махсус күзлек куллана", - ди продюсер.

   Аның әйтүенчә, 46 яшьлек җырчы тулысынча сукыраерга да мөмкин булган, ләкин табиблар аның күзен саклап калган. Дәвалану вакытында Грачев берни дә күрмәгән диярлек, гел кояштан саклаучы күзлек киеп йөргән, ә якыннары аңа хәрәкәт итәргә ярдәм иткән.

Фото: rg.ru

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас