Моңлы тавышлы, мөлаем, күңел матурлыгы йөзендә балкыган Рәфис Сирусин кыска вакыт эчендә халык сөюен яулады. Ул барлык буынны да үзенә гашыйк иттергән җырчыларның берсе дип әйтү дөрес булыр. Ул заманча, дәртле җырларны да, халык җырларын да җиренә җиткереп башкара.
Рәфис Сирусин 1993 елда Баймак районының Күгидел авылында, җыр-моңга гашыйк Әнисә һәм Вәсил Сирусиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән.
Бәләкәй чактан җырларга яраткан малай алты яшендә Баймак шәһәрендә үткәрелгән конкурста катнашып җиңү яулый. Мәктәп елларында үк республика, район дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. «Ирәндек энҗеләре» конкурсында Гран-прига лаек була.
Мәктәпне тамамлаганнан соң, ул Сибай сәнгать колледжының вокал бүлегенә укырга керә. Уку дәверендә төрле җыр конкурсларында катнаша. 2012 елда уку йортын кызыл дипломга тамамлап, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең вокал бүлегендә укуын дәвам итә.
Рәфиснең репертуарындагы күп җырлары сөюгә багышланган. «Яратыгыз» дигән концертында Рәфис саф сөю хисләренә дан җырлаучы мәхәббәт җырчысы буларак чыгыш ясаячак. Өр-яңа җыр премьераларын һәм хисле чагу дуэтлар да тәкъдим итәчәк.
“Уңышка ирешү өчен, әлбәттә, көчле тавыш кына җитми, ә мәгънәле, моңлы һәм үзеңә туры килгән җырларны сайлый белү мөһим, – дип сөйләде ул “Хәерле иртә, Башкортстан!” тапшыруының туры эфирында. – Бик күп хитлар авторы, композитор Альфред Якшимбәтов, шулай ук билгеле композиторлар Наил Шәймәрданов, Риваль Хисмәтуллин; Айгөл Вәлиуллина кебек шагыйрәләр белән дуслашып, инде менә күп еллар хезмәттәшлек итәбез”, - ди Рәфис.
Әйткәндәй, Рәфиснең бертуган энесе Алмас Сирусин да сәнгать юлыннан киткән. Ул да бик матур җырлый, былтыр ул тәүге концертын куйган.
“Әйе, энем белән бергә иҗат итәбез. Былтыр аның концертында мин алып баручы булган идем, ә әлеге тамашамда ул да чыгыш ясаячак”, - ди ул.
Бер гаиләдән – ике җырчы. Каян һәм кемнән килә ул сәләт, моң, дип сорагач, Рәфис:
“Балачактагы хатирәләр әле дә саклана: әлек әти-әнием туганнар белән җыелышкач, табыннарда бергә моңланып, җырлашып утырулар бар иде. Халык җырларына карата сөю шуннан башлангандыр дип уйлыйм”, - ди.
Рәфис Сирусин башкаруында халык җырын Мах каналында карый аласыз.