Барлык яңалыклар

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова яшь күренүенең серен әйткән

Моннан байтак еллар элек «Йолдызлар яңгыры», «Мәхәббәт ялкыны», «Өйдә буран булмасын» җырлары белән йөрәкләрне яулаган һәм бүген дә  популяр булып калган җырчы Гөлнара Тимерҗанова яшь күренүенең сере белән уртаклашкан.

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова  яшь күренүенең серен әйткән
Җырчы Гөлнара Тимерҗанова яшь күренүенең серен әйткән

- Концертлардан тыш, башка бик күп чараларга йөрергә туры килә. Әйтик, мине дискотекаларга да чакырып торалар. Яшь кызлар-егетләр шулкадәр яраталар иҗатымны. Күп җырларымның ремиксларын җырлыйм. «Мәхәббәт ялкыны»н Вилли белән бергә башкарабыз. Шуларга, бии-бии, кушылып җырлыйлар. Мин социаль челтәрләрдә үземнең статистиканы күзәтеп торам. Анда да минем карап баручыларның 60 проценты – 18-35 яшькә кадәргеләр. Бу минем өчен бик әйбәт күрсәткеч инде.

 «Гөлнара апа, сез шундый яшь күренәсез, бер картаймыйсыз. Моның сере нәрсәдә?» – дип тә кәефемне күтәрәләр. Бу инде безнең нәселдән килә, табигать бүләге. Югыйсә, мин бик күпне күрдем. Борчу-мәшәкатьләре күп булган кешенең кыяфәте дә таушалган, арыган кыяфәт була бит инде ул. Мин авыр чакларымда намазга бастым. Сәҗдәгә киткәндә һәр көнне җан тынычлыгы, юлларымда гел яхшы кешеләр генә очравын, үземә, якыннарыма исәнлек-саулык, матур, тыныч тормыш сорауларым да ярдәм итәдер. Күңеле тыныч булса, кеше картаймый. Тамашчыларыма шуны әйтәсем килә: җан тынычлыгыгыз юк икән, намазга басыгыз. Шуннан гына дәва табып була».

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас