Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова биюче булырга хыялланган, әмма язмыш башкача хәл иткән.
“Мин бит Оренбург сәнгать училищесына биюче булам дип барган идем. Хореография бүлегенә инде алабыз гына дигәндә: «Бер проблемагыз да юкмы?» – дип сорамасыннармы! Инде чыгып китеп бара идем, югыйсә. «Бер генә проблемам бар: тез капкачым чыккалый», – дидем. 2 яшьтән үк биюемнең нәтиҗәсе инде ул. Шуны әйтүем булды: «Нинди бию сезгә, мондагы «нагрузка»ларның нинди икәнен беләсезме?! Бөтенләй аяксыз каласыгыз киләме әллә?» – дип, биючелеккә алмадылар мине. Шуңа режиссерлыкка кердем.
Ләкин барыбер Оренбург татар дәүләт драма театрында режиссер буларак практика узган вакытларда хореограф, балетмейстер булып та эшләдем, биюләр куйдым. Бәлки, биюче булмавым дөрес тә булгандыр. Чыннан да, андый нагрузкалар белән гомерлек инвалид булып калырсың, тәүбә-тәүбә. Биюче булсам, мөгаен, Гүзәл Әхмәтова дигән җырчы да булмас иде. Чөнки, кызганычка каршы, биючеләрне исемләп белмибез бит инде. Ә режиссерлык белемем булуы концертларымның сценариен язганда, әзерләгәндә бик ярдәм итә”, - дигән Гүзәл.