Башкортстанның популяр артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) үзенең талисманы – ябалак турында сөйләде. Радик “әллә чыннан да ябалак асраргамы икән” дип җитди уйлана.
Артистның яраткан ябалаклары – татулары – ике кулында да бар. Шулай ук ул көн белән төнне күптән бутаганлыгын һәм, ябалак кебек, төнлә уяу булуын да әйтте.
"Нигә ябалак?"- дип сорарсыз. Бу тату - минем тәнгә төшергән беренче җитди рәсемем. Ябалак - ул кош кына түгел, ул - шәһәр йокыга киткәндә һәм намуслы уйлар, саф көйләр генә калган тынлыкта иҗат иткән күңелемнең чагылышы. Минем иң мөһим җырларым нәкъ менә шундый сәгатьләрдә туды. Хәзер бу караш - минем төп талисманым һәм барлык булачак трекларымның дәшми торган автордашы. Бәлки, ябалаклы булыргадыр?" - ди Радик.