Барлык яңалыклар

Азамат Гафаров әтисенең бюстын кайтарткан

Аны кайда күрергә була? 

Артист көне алдынан театрга Фидан Гафаровның бюсты кайткан. Аның авторы - Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексы рәссамы, скульптор Халит Миңлегалиев. Татарстан Республикасының күренекле рәссамы артистның бюстын фотосурәт буенча гипс, пластик кулланып эшләгән.

Бюст тарихы турында Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров сөйли:

“Әтием Казан шәһәренә концертлар белән баргач, мәдәният сараеның рәссамы белән танышып-сөйләшеп киткән һәм аңа: “Халит, бу дөнъядан китеп барсам, миңа дә берәр бюст эшләрсең әле, яме?!” - дип шаярткан.

Рәссам озак уйлап-нитеп тормаган, әтием исән чагында ук ул бюстны эшләп куйды. Әммә әтиемә бюстны фотодан гына күрергә насыйп булды.

Менә,ниһаять, быелдан билгеләнә башлаячак профессиональ бәйрәмебез - Артист көне алдыннан газиз кешемнең сыны үзе эшләгән театрына кайтты”.

Шулай ук Азамат Фидан улы әлеге вакытта Дүртөйле кала мәдәният сараена Фидан Гафаровның исемен бирү буенча сөйләшүләр баруы хакында да белдерде.

Республиканың төп милли театрына 60 ел гомерен багышлаган сәхнә легендасы, миллионлаган тамашачының яраткан актёры, популяр җырчы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның бюстын театр музеенда күрергә була.

Азамат Гафаров әтисенең бюстын кайтарткан
Азамат Гафаров әтисенең бюстын кайтарткан
Азамат Гафаров әтисенең бюстын кайтарткан
Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас