Барлык яңалыклар

Җәвит Шакировның кайгысын уртаклашабыз

Ул якын кешесен югалткан. 

Җәвит Шакиров социаль челтәрдә хәбәр иткән:

- Бу безнең әнкәй белән соңгы фотога төшү буласын күз алдына да китермәгәнбез икән. Безнең кайтуга сөенә-сөенә чәйләр әзерләп, өстәл артына утыргач авылдагы бөтен яңалыкларны сөйләп чыгар иде дә, залга чыккач балаларны, оныкларны сораштырыр иде. Юлга озатканда минем исемнән күчтәнәчләр алырсыз дип, оялып кына акчасын учка салыр иде. “Әнкәй кирәкми”, - дисәң, “Юк балам, бу миннән күчтәнәч өчен генә, сезнең оныклар аңа мохтаҗ түгелдер, сез аны нәнәгездән диеп бирегез”,- ди торган иде.

Хәзер генә шуларны искә төшереп, барлап утырабыз. Берни дә эшләп булмый икән, бар да Ходай кулында. Соңгы кайтуда гына әле 90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын дип, сөйләшеп утырган идек. Урының оҗмаһ түрләрендә булсын, әнкәй. Тыныч йокла.

Соңгы кайтуымда язган Уйлар шигыренең, ахырын, соңгы юлларын язганда куңел барыбер нидер сизә иде...

-Тик кузгала алмыйм, әйтерсеңдә,

Кутәрмәслек йөк бар иңемдә.

Шомлы урам төсле куңел дә...

Безнең дә ут сүнсә нигездә,

Шул уйлардан,

Әллә нишләп киттем үзем дә...

05.12.25.

Шул сүзләрне язасым килми озак уйланып утырган идем.Ник яздым икән дип уземне хәзер битәрлим - дигән ул. 

Җәвит Шакировның кайгысын уртаклашабыз
Җәвит Шакировның кайгысын уртаклашабыз
Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас