Раяз ФАСЫЙХОВ, җырчы:
— Итсез торганыбыз юк. Авылдан күптән ит җибәрмиләр инде, әни ялгызы гына яши, мал-туар асрамый. Шуңа да Казандагы базарда ышанычлы кешебез бар. Аз-азлап, бишәр кило гына алырга тырышабыз. Озак торса, тәме үзгәрә бит аның. Аш өчен кабыргасын, иттарткычтан чыгартыр өчен сөяксез җирен кулланабыз. Тавыктан шулпа пешерәбез, бәлешкә казның эч-башы тәмле була, ат итен дә яратам. Хатыным Люция күркә муенын соя соусы кушып пешерә. Телеңне йотарлык була. Сарык башын, тәкә күкәен дә ашаганым бар. Хәтта поши итен дә ашыйм. Күчтәнәчкә биреп җибәрәләр. Ул азрак ат итен хәтерләтә. Көзге поши тәмлерәк, кышкысының итеннән ылыс тәме килә.
Фото: «Поварёнок».