Барлык яңалыклар

“Иртә китте...”

Илгиз Абдракипов Вәсилә Фәттахованы искә алган...

https://vk.com/ilgiz_abdrakipov
Фото: https://vk.com/ilgiz_abdrakipov

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага 31 декабрьдә 46 яшь тулган булыр иде...

Илгиз Абдракипов социаль челтәрләргә мәрхүмә хатынының фотосын урнаштырган.

“2025 елның 31 декабрендә Вәсилә Рәзиф кызына 46 яшь тулган булыр иде (31.12.1979 – 26.01.2016)”, – дип язган ул фото янына.

Язылучылары “бик кызганыч, иртә китте”, “җырлаганын бик ярата идек”, “1978-1979 елларда туган бу балаларга 90нчы елларда авыр булды, беркемгә дә җиңел булмады, ләкин менә аларга бигрәк тә” дигән комментарийлар калдырган. Алар Вәсилә Фәттахованың иҗатын яратуларын, аның җарлавын сагынуларын язган.

Исегезгә төшерәбез: җырчы икенче баласын тапканнан соң барлыкка килгән катлауланулар нәтиҗәсендә вафат булды. Аның 2 баласы – Кәрим белән Камилә – әнисез калды...

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас