Барлык яңалыклар

Илмира Нәгыймова нәтиҗә ясаган

Популяр сәхнә йолдызы Ильмира Нәгыймова белән интервьюдан өзек.

Илмира Нәгыймова нәтиҗә ясаган
Илмира Нәгыймова нәтиҗә ясаган

«Мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: ирләрен түзеп яши торган бәхетсез хатын-кызлар бик күп һәм алар ир-ат алдында үзләрен түбәнсетеп яшәргә тиеш дип уйлыйлар. Ә минем, киресенчә, аерылыгач, бөтен эшләрем алга китте һәм минем тормышым чәчәк ата башлады. 

Миңа бер кеше шундый сүзләр әйтте: "Әгәр дә син бәхетле булсаң, сине яратмаган кеше шул бәхетеңә түзә алмыйча, көнләшеп, үз-үзен ашый башлый". Шуңа күрә тормышыгызда нәрсә генә булмасын - бәхетле булыгыз. Үз-үзегезне карагыз, яратыгыз, нәрсә телисез, шуны ашагыз. 

Мин түзеп 10 ел яшәдем. Кеше сүзеннән курыктым. Фантикны күрсәтеп, эчке дөньямны качырдым. Ә чынлыкта, бу ялтыравыкны күреп, бер кеше дә нәрсә аша узганымны, ничек гаиләне саклап калырга тырышуымны да белми, мин үзем генә беләм», — ди ул.

Чыганак: «Татар эстрадасы».

Илмира Нәгыймова нәтиҗә ясаган
Илмира Нәгыймова нәтиҗә ясаган
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас