Уфада җырчы Әнвәр Нургалиев белән бергә куйган концертында ул алып баручы Марсель Мәхмүтовның секс турындагы соравына бик тапкыр җавап кайтара. Марсель әлеге видеоны үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.
-Хәлләр ничек, Салават Зәкиевич?
-Аллаһка шөкер.
- Сез канәгать? Чәйне алыштырдык. Тамашачылар кул чаба! Уфа – болай да бик кунакчыл инде ул! Институтта укытулар ничек?
- Әйбәт. Аллаһка шөкер, (студентларына ишарәләп) менә укучыларым басып тора.
- Авыл гөрли?
- Гөрли.
- Иҗат та нормально?
- Нормально.
- Салават Зәкиевич, уңайсыз булса да: «Секс ягы ничегрәк соң?» дип тә сорыйм әле.
- Как на олимпиаде!
- По-чемпионски?
- Ю-юк, 4 елга 1 тапкыр!
Халык җырчының җавапларын бик ошаткан. Бу видео янында «ут» билгеләре калдырганнар. Алай да, араларында: «Картая. Инде мәзәкләре дә – алдан әзерләнгән мәзәкләр», – дип язып калдыручы да бар.
Чыганак: "Интертат".