Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
12 декабрь 2025, 16:20

Джеки Чан кайчан пенсиягә чыгачак?

“Беркайчан да!” диләр аны якыннан белүчеләр.

Джеки Чан кайчан пенсиягә чыгачак?
Джеки Чан кайчан пенсиягә чыгачак?

   Казахстанның Мангистау өлкәсендә Джеки Чан белән яңа фильм төшерәчәкләр. Актер катнашлыында “Доспехи Бога” франшизасының дүртенче өлешен төшерү өчен Казахстанның үзенчәлекле матур урыннары сайлап алынган.

    “Доспехи Бога: Ультиматум” картинасының режиссеры – казахстанлы  Роберт Кун. Билгеле булуынча, сентябрьдә Джеки фильмның локацияләрен билгеләү өчен Алма-Атага килгән. Өлкәдә берничә көн уздырганнан соң, артист уникаль ландшафтлар, масштаблы панорамалар һәм төбәкнең табигый үзенчәлеге нигезендә карар кабул иткән – фильмны  монда төшерәчәкләр.

    Картина сюжетының нечкәлекләре әлегә сер итеп саклана. Актер карьерасындагы төп франшизаның алдагы өлеше 2012 елда прокатка чыкты, ул иң кассалы серия булды.

    Элегрәк Джеки Чан “фильмнарда трюкларны кайчан мөстәкыйль башкаруны туктатырсыз икән?” дигән сорауга җавап биргән иде. Актер: “Пенсиягә чыккач” дип вәгъдә биргән. Димәк, беркайчан да дип аңларга кирәктер. Актерны яраталар, шулай булгач, ул безне тагын бик күп фильмнарда  сөендерер әле.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас