-14 °С
Болытлы
Балачакта Яңа ел бәйрәмендә чыгышлар ясыйсың, әкиятләр күрсәтәсең, киенәсең бит инде. Сеңлем белән без дә әзерләндек, и әзерләндек... Ә мәктәптә Чыршы бәйрәме буласы көнне су чәчәге (ветрянка) чыкты. Бара алмадык инде. Яңа елсыз калмасыннар дип, әти-әни минем туган көнгә (13 гыйнварга) Кыш бабай белән Карсылуны өйгә чакырдылар. Чынлыкта Кыш бабайның юклыгын белер яшьтә идем инде. Әмма беләсәң дә, көтәсең бит. Ә сеңлем ышана иде әле. Шуңа Кыш бабай килгәч, шигырьләр укып, җырлар җырлап, бәйрәм үткәргән идек.