Җырчы Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Казанның бер психо-неврологик интернатына барып, авыруларга бәйрәм оештырган, дип яза Интертат. Бу гадәти булмаган чыгышларыннан соң, Динә Латыйпова уйларга бирелгән:
«Язмыш, язмыш… Син әче дә, баллы да, төче дә! Кемгә – кайсы, кем савытына ниндие салынган.
Декабрьдә инвалидлар көне билгеләп үтелә. Без аларга һәрвакыт игътибарлы булырга тиеш, әмма тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Гомернең бер сәгатен булса да алар белән уздырсак, безгә дә савап, алар да сөенә. Аралашу аларга күңел рәхәтлеге бирә, һәм алар чын күңелдән шатланалар.
Без ел да моңа әһәмият бирәбез. Интернат җитәкчелеге, оештыручыларның тәкьдиме белән, эстрада артистлары белән бергәләп, алар өчен концерт куябыз. Музыкаль программа тәрбияләнүчеләргә ошый, үзләре дә катнаша. Алар безне таныйлар. Яраталар. Аларның күңелләре шундый якты, саф, чиста. Чыннан да дөньялыкны саклап торучы җаннардыр, балакайларым.
Бигрәк тә бу өлкәдә эшләүче һәрбер хезмәткәр, җитәкчелек, тәрбиячеләр, укытучылар алдында баш иясем килә. Алар һәрберсе – иң сабыр, олы йөрәкле, шушы балаларны аңлый, ярата, иркәли белүче шәхесләр», – дип язган җырчы.