Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
10 декабрь 2025, 14:02

«Битва экстрасенсов»ны алып баручы Сергей Сафронов: “Экстрасенслар юк!”

 Тапшыруда катнашучыларның барысы да актёрлар, дигән ул.

«Битва экстрасенсов»ны алып баручы Сергей Сафронов: “Экстрасенслар юк!”
«Битва экстрасенсов»ны алып баручы Сергей Сафронов: “Экстрасенслар юк!”

«Маглар» белән 15 ел эшләү дәверендә ул бер генә чын экстрасенс та таба алмаган:
“Тапшыру төшерү мәйданчыгында мин бик яхшы тәҗрибә үткәрдем. Шоуда катнашучылар белән аралашканда мин үземнең үткән тормышым һәм киләчәк турында сораштырдым. Һәркайсыннан нинди сынаулар үтүем турында сөйләргә куштым. “Экстрасенс”ларның берсе дә минем яман шеш белән авырганымны күрә алмады, гәрчә ул вакытта инде авыруның икенче стадиясе булса да. Шуңа күрә, телевизордан шоу карап, “шарлатан”нарга ышанып, акчагызны югалта күрмәгез! – дип кисәтә ул.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас