+27 °С
Облачно


Юмор остасы, җырчы Данир Сабировка кунакка аның дусты - блогер, армиядә казарма җимерелеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев килгән.
"Бүген бездә кунакта — Рөстәм Нәбиев. Аның рухының көченә шаккатырсың! Инвалид дип әйтергә тел дә әйләнми. Көнләшерлек итеп яши! Өч бала әтисе! Йорт салып маташа! Узган атнада хатынына чит ил машинасы алып бирде! Үзе – рульдә! Казанга үзе килеп, үзе кайта бит ул! Көнендә урый. Дүрт саның төгәл булып, бу тормыштан зарланып утырырга да оят инде", – дип язган ул социаль челтәрләрдә.