Йолдызлар тормышыннан
1 декабрь 2025, 06:22

Идел бит ул ...

«Идел» татар-башкорт җыры халыкара фестиваль-конкурсына – 15 ел

Идел бит ул ...Идел бит ул ...
Идел бит ул ...

Башка конкурс, фестивальләрдән аермалы буларак, монда талантлы балалар өчен “Балалар җырлый” номинациясе  дә бар. Балалар башкарган җыр  күңелләргә тирән үтеп керде – барыбызны да балачакка кайтарды һәм шундый башкаручылар булганда җырларыбыз яшәячәгенә ышанычны арттырды.  Ике халык моңы һәм җыры бишегендә тибрәлү күңелне сафландыручы бер рухи дулкын булды.

Конкурс проектының авторы – аның анасы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Бәдәмшина быелгы фестиваль-конкурс хакында болай диде:” Быел конкурс җиңүчеләр һәм махсус кунаклар концерты форматында үткәрелә. Заманында,  “Евроведение”дән кайткач, милли җырның сыйфатын күтәрү, чын җырчыларга канат кую нияте белән башлаган идем бу проектны. Бөтендөнья татар конгрессы,  Башкортстан хөкүмәтенең ул чактагы вице-премьеры Зөһрә Рәхмәтуллина күтәреп алгач, фестиваль башланып китте. Иганәче-багучыларга рәхмәт. Быел Татарстан Рәисе грантына да ия булдык. Фестиваль яши һәм үсә”.

Фестивальнең башкарма директоры Диана Ногманова бу хакта болай дигән иде:” Беренче тапкыр бу конкурс 2011 елда  Башкортстанда милләтара дуслык елында Уфада оештырылды. Татар һәм башкорт халкы күп гасырлык дуслык тарихына ия. Безнең фестиваль шуның рухын чагылдырды. Без бер-берсенә бик якын булган телләребез һәм җырларыбызны күрсәтәбез. Ике халык тандемын да күрәбез бу фестивальдә. Балалар музыка мәктәбендә укучыларның катна-

шуы да бик әйбәт. 15 ел эчендә бик күп лауреатларны чыгардык зур сәхнәгә. Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Айгөл Әхмәтшина,  Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиевалар. Безнең лауреатлар консерватория, югары уку йортларына керә”.

 Жюри әгъзасы Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов фестиваль хакында бик югары фикердә: “Конкурста төрле номинацияләр булу бик әйбәт. Академик, халыкча җырлаулар һәрберсе үз номинациясендә. Яшь буенча бүленеш  булуы  да әйбәт. Бу фестивальне башлаганда мин дә азрак катнашкан идем, ләкин аның шундый озын гомерле булыр дип уйламаган идем. Конкурсны дөньяга чыгару, аны яшәтү  – бик авыр нәрсә, бик авыр  мәсьәлә. Спонсорлар кирәк. Лилия   Бәдәмшинага шаккатам: ничә еллар буе тырышып, ул татар-башкорт дөньясында иң мәртәбәле конкурсны булдыруга иреште.  

Жюри рәисе Русия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнәгатуллина: ”Фестивальдә балаларның рухы да, телләре дә чистара, белемнәре дә арта – балалар өчен бу тәрбияви фестиваль. Безнең милләт, ике халык өчен бик кирәкле фестиваль, чөнки ике халыкны берләштерә ул. Җыр белән, моң белән, сүз белән”.

“Идел” җыр конкурс-фестивале елына ике тапкыр: яз – Казанда, көзен Уфада үткәрелә. Дуслык күперен ныгытучы, Казан белән Уфа арасын  якынайтучы фестиваль ул.

Башкортстан  мәдәният министры урынбасары Эльза Карамурзина министрлыкның сәламләү хатын укып ишеттерде, Русия Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина фестивальдә катнашучыларны сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс  Тукаев катнашучыларны тәбрикләде һәм конгресс бүләкләрен тапшырды. Ул  киләсе 2026 елда – Тукай елында  – фестивальнең концерты 24 апрельдә Камал театрының яңа бинасында үтәчәген хәбәр итте.

Гала-концертта җан ял итте: тере тавыш, сыйфатлы җырлар, әзерлекле башкаручылар. Бернинди төтен дә, биюче кызлар да юк. Рәхәтләнеп ләззәтлән җыр-моң белән. Әлбәттә, мондый зур эш сәнгатьне хөрмәт иткән һәм яраткан химаяче-багучылар ярдәме белән үткәрелә. Менә алар: ике республиканың мәдәният министрлыклары, Уфа шәһәре мэриясе, “Татнефть”, “Фармленд”, ”Пакер”, “СНЭМА-СЕРВИС”, “Радаст”, “Алмаз-холдинг”,“Батыр” компанияләр төркеме, “Аксу”, “Хазина-Тур”. Аларга ихлас тамашачы, халык рәхмәте.

Концертны  бертуганнар – Сәет һәм Әмир Галиулиннар башлап җибәрде.  “Балалар җырлый” номинациясендә  Әминә Мортазина, Рената Александрова, Нәфисә Кадыйрова, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Галиевларның чыгышын  тамашачы бик җылы кабул итте.Фестивальдә “Театр-35” балалар  студиясенең яшь актерлары  да катнашты, алар яшүсмерләрнең чыгышын бизәде. Татарстанның атказанган артисты, виртуоз  баянчы  Наил Садриев яшь җырчыларга илһам өстәде.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенең Олег Касыймов җитәкләгән  эстрада джаз оркестрына кушылып җырлау ямь өстенә ямь булды. Инде сәхнәдә үз урыннары булган махсус кунаклар  – Мәскәүдән Солтан Ибраһимов, Руслана Шәрипова, Наилә Фатехова. Казан кунаклары Зилә Сөнәгатуллина, Зөфәр Хәйретдиновларның чыгышларын, халыкара конкурсның Кытайдан булган махсус кунагы  Чжан Дунюньның – “Йолдыз” җырын тамашачы аерым бер игътибар белән кабул итте. Бүгенге сәхнәдә ныклы урын тоткан һәм заманында шушы фестивальдә җиңүче булып, аңа булган хөрмәтен саклаган Зилия Бәхтиева, Алмас Хөсәенов, Рәфис Сирусиннар концертка аерым бер ямь өстәде.

 Кәрим Галиевның – “Әдрән диңгез”е,  Амелия Феофанованың – “Әллүки”е,  Алмаз Хөсәеновның –“Сандугач”ы, Рената Александрованың – “Сыңрау торна”сы, Алмас Сирусинның  – “Идел буе каеннары”, Айгиз Хановның “Батырлар җыры” да  тамашачы күңелендә калгандыр. Фестивальне башлап җибәргәндә актив катнашкан Русиянең халык артисты Ренат Ибраһимовның улы Солтанның катнашуы тамашачы өчен күркәм сюрприз булды. Әтисенә охшаган тавышлы, аның репертуарыннан “Былбылым” җырын башкарып, ул тамашачының ихтирамын яулады. Солтанның чыгышын мәшһүр җырчы Ренат Ибраһимовның җырдагы дәвамы итеп кабул итте тамашачы.

Рәүф ИДРИСОВ.

Идел бит ул ...
Идел бит ул ...
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас